news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сигез чит ил кешесен үз фатирында теркәгән хатын-кызга штраф салганнар

Хатын-кызны «Чил ил гражданинын Россия Федерациясендә тору урыны буенча фиктив рәвештә исәпкә кую» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда сигез чит ил кешесен үз фатирында теркәгән хатын-кызга штраф салганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Судта ачыкланганча, 2020 елның гыйнварыннан июнь аена кадәр Казанда яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз үз фатирында 8 чит ил гражданинын теркәгән. Шул ук вакытта, чынлыкта алар анда яшәмәгән.

Хатын-кызны «Чил ил гражданинын Россия Федерациясендә тору урыны буенча фиктив рәвештә исәпкә кую» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар һәм 100 мең сум күләмендә штрафка тартканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100