news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда комсуыргычта эшләүче ир-ат суднодан суга егылып төшеп һәлак булган

Коткару отряды водолазлары ир-атның мәетен 12 метр тирәнлектә табып алган.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда комсуыргычта эшләүче ир-ат суднодан суга егылып төшеп һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә иртәнге уннар тирәсендә 112 бердәм номерына ком базасы территориясендә комсуыргыч бортыннан бер кешенең суга егылып төшүе хакында хәбәр килгән.

Урынга 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан, водолазлар су төбенә киткән эшчене эзләргә керешкән. Ир-атның мәетен яр буеннан 70 метр эчтә 12 метр тирәнлектә табып алганнар.

68 яшьлек ир-атның мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100