news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан инспекторлары башы җәрәхәтле баланы хастаханәгә илтергә булышкан

Инспекторларга такси йөртүче мөрәҗәгать иткән, аның машинасында башы җәрәхәтләнгән бала булган.

Казан инспекторлары башы җәрәхәтле баланы хастаханәгә илтергә булышкан

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан инспекторлары башы җәрәхәтле баланы хастаханәгә илтергә булышкан. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә постта булган юл-патруль хезмәте инспекторлары Фәнис Хәйретдинов һәм Инсаф Хәмидуллинга такси шоферы ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Автомобиль йөртүче салонда башында җәрәхәттән кан саркыган яшь ярымлык бала белән хатын-кыз булуын аңлаткан.

Бу хәл турында кизү частена хәбәр итеп, инспекторлар баланы әнисе белән якындагы хастаханәгә кадәр алып барырга булышкан. Берничә минуттан соң алар урында булган һәм анда балага медицина ярдәме күрсәткәннәр.

Сабыйның әти-әниләре юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренә битараф булмаган һәм күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдергәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100