news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грек-рим көрәше буенча халыкара класслы спорт мастеры Хафиз Тимашев вафат

Хафиз Тимашев Татарстанда грек-рим көрәшен үстерүгә зур өлеш кертүче кеше иде.

Грек-рим көрәше буенча халыкара класслы спорт мастеры Хафиз Тимашев вафат
https://minsport.tatarstan.ru

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең атказанган тренеры, грек-рим көрәше буенча СССР халыкара класслы спорт мастеры Хафиз Тимашев 74 яшендә вафат булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хафиз Тимашев 1947 елның 1 августында Севастопольдә туа. Ул гомерен грек-рим көрәшенә багышлаган: башта спортчы, аннары Татарстан Республикасында яшь көрәшчеләр тренеры була. 1970 елда ул СССР чемпионы һәм И.Поддубный призына халыкара турнирның бронза призеры була.

Хафиз Тимашев егермеләп СССР һәм Россиянең спорт мастерын әзерләгән. Тренерның иң танылган шәкертләре -. А. Гоц — юниорлар арасында СССР беренчелегенең көмеш призеры, Т.Х.Кәримов — җиңүче (1980), яшьләр арасында СССР беренчелегенең көмеш призеры (1981), Э.Д. Хәсәнов — 1992-1993 һәм 1994-1995 елгы яшүсмерләр арасында илкүләм турнирда көмеш призер.

«Хафиз Тимашев Татарстанда грек-рим көрәшен үстерүгә зур өлеш кертте. Татарстан Республикасы спорт министрлыгы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100