Казанда тукталышта бер автобус тукталырга өлгермичә икенчесен бәрдергән

Авария бүген Павлюхин урамында булды.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда тукталышта бер автобус тукталырга өлгерми һәм икенчесен бәрдерә. Вакыйга урыныннан кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты.Авария Павлюхин урамында булды.Шаһитлар раслаганча, авария, кызыл автобус йөртүчесе һава шартларын исәпкә алмаганга һәм тормозга соң басканга күрә килеп чыккан.