news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш санитар табибы ковидтан үлгән кешеләрне җирләү кагыйдәләрен искәртте

Мәрхүмгә якын килмәвең хәерле, аны кочакларга һәм үбәргә киңәш ителми, диде Марина Патяшина.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Бүгенге көндә яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән кешеләрне күмгәндә бернинди дә махсус куркынычсызлык чаралары юк. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Аларны гадәти шартларда җирлиләр, бу ябык табут түгел, йөзләрен дә капламыйлар, моңарчы гамәлдә булган барлык кагыйдәләр дә үтәлә. Бер генә нәрсә бар – мәрхүмгә якын килмәвең хәерле, аны кочакларга һәм үбәргә киңәш ителми», - дип искәртте республиканың баш санитар табибы.

Марина Патяшина вирусның сулыш алган вакытта һава-тамчы юлы белән йогуын аңлатты. Кешене җирләгән вакытта инфекция эләктерү куркынычы юк, әлбәттә. Шулай да вирус кешенең тәнендә калырга мөмкин, шунлыктан мәеткә кагылмаска кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100