news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын 11 кеше үлгән

19 октябрьгә республикада 877 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан 11 кеше үлгән. 19 октябрьгә республикада 877 үлем очрагы теркәлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Коронавирустан 1935, 1938, 1943, 1944, 1946, 1949 1961 елларда туган җиде хатын-кыз үлгән. Шулай ук 1948, 1949, 1951 һәм 1957 елларда туган дүрт ир-ат вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100