news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар композиторы Илдус Якупов вафат

Композиторның коронавирус инфекциясеннән соң өзлегүләр нәтиҗәсендә йөрәге тибүдән туктаган. Аңа 86 яшь иде.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Якупов вафат. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Композиторлар берлегеннән хәбәр иттеләр.

Композиторның коронавирус инфекциясеннән соң өзлегүләр нәтиҗәсендә йөрәге тибүдән туктаган. Аңа 86 яшь иде.

Хушлашу мәрасиме турында соңрак хәбәр ителәчәк, дип искәрттеләр Композиторлар берлегендә.

Илдус Якупов халыкка үзенең күпсанлы җырлары, камера-инструменталь әсәрләре, инструменталь концертлары һәм симфонияләре, шулай ук «Джельсомино в стране лжецов» (1991) дигән операсы аша таныш.

news_right_1
news_right_2
news_bot