news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада исерек ир җиде яшьлек ике кызны җенси көчләүдә шикләнелә

Бу вакыйгалар 2021 елның 16 октябрендә булган.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021 елның 16 октябрендә Түбән Кама шәһәренең Җиңүгә 30 ел һәм Табиев урамнарындагы балалар мәйданчыкларында исерек хәлдәге бер ир-ат 7 яшьлек ике кызга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсенең 4 нче часте (14 яше тулмаган затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре) буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Татарстан буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар бу хәлне әти-әниләренә сөйләгәч, алар хокук саклау органнарына хәбәр итә. Җинаять кылуда шик Түбән Камада яшәүче 46 яшьлек ир-атка төшә. Ул РФ Конституциясенең 51 нче маддәсе нигезендә белешмә бирүдән баш тарта.

Якын арада тикшерү судка бу ир-атны сак астына ябу турында үтенеч белән чыгачак. Бу вакыйгаларның нечкәлекләре һәм җинаятьченең шәхесе тикшерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100