news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә пандемия башланганнан бирле бер тәүлектә ковидтан иң күп пациент үлгән

Мәскәүдә – 73, Санкт-Петербургта – 68, Мәскәү өлкәсендә 7 кешенең гомере өзелгән.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 пандемиясе башланганнан алып яңа антирекорд куелды. Узган тәүлектә илдә коронавирус инфекциясеннән 1015 кеше вафат булган, дип хәбәр итә федераль Оператив штаб.

Мәскәүдә – 73, Санкт-Петербургта – 68, Мәскәү өлкәсендә 7 кешенең гомере өзелгән.

Моннан бер көн элек 998 кешенең вафат булуы хакында хәбәр ителгән иде. Эпидемия башланганнан алып Россиядә коронавирустан 225 325 кеше үлгән.

Россиядә вакцинация кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин россиялеләрне прививка ясатырга чакырды, коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән препаратларның нәтиҗәле һәм куркынычсыз булуын искәртте.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Республикасында пандемия башланганнан бирле коронавирус йоктыручылар саны буенча янә антирекорд куелуы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100