news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аюлар зоопарк хезмәткәрен килүчеләр алдында өзгәләп аткан

Әлеге хәл шимбә көнне Шанхай кыргый табигать паркында булган.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Шанхай кыргый табигать паркында берничә аю килүчеләрнең күз алдында зоопарк хезмәткәрен өзгәләп аткан. Бу хакта Global Times басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Әлеге хәл шимбә көнне булган. Зыян күрүчене ерак түгел эшләгән экскаватор машинасын йөртүче коткарып калырга тырышса да, аюлар корбанның мәетен өстерәп алып киткән. Шуннан соң аңа үзенә дә машинадан чыгу өчен полиция килүен көтәргә туры килгән.

Паркта фаҗига буенча тикшерү башланган. Аюлар торган секцияне вакытлыча япканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100