Казанда яшәүче ир-ат элеккеге җитәкчесенең машинасына ут төрткән

Бу кеше хезмәт хакын түләмәгән җитәкчесенең «Рено Меган» автомобилен яндырган.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче ир-атны элеккеге җитәкчесенең машинасына ут төрткән өчен хөкем иткәннәр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Җәй башында 37 яшьлек ир-атның элеккеге җитәкчесенең «Рено Меган» автомобиленә бензин сибүе һәм ут төртүе исбатланган. Ул бу адымга җитәкчесе хезмәт хакын түләмәгән өчен барган. Машина хуҗасына 269 мең сумлык зыян килгән.

Казан кешесен «Аңлы рәвештә ут төртү юлы белән милекне юк итү» маддәсе буенча шартлы рәвештә 1,6 айга хөкем иткәннәр. Ул шулай ук китергән зыян өчен акча түләгән.