news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда элеккеге хатынының сөйгән егетен балта белән чапкан ир-атны кулга алдылар

Ир-ат 18 ноябрьгә кадәр Чистайның 5нче тикшерү изоляторында булачак.

Чаллыда элеккеге хатынының сөйгән егетен балта белән чапкан ир-атны кулга алдылар
Татарстан прокуратурасы

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Суд Чаллы кешесен кулга алды. Ул элеккеге хатынының сөйгән егетен балта белән чапкан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерү ир-атны кулга алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итте. Чаллы прокуратурасы вәкиле Диләрә Хафизова үтенечне хуплады.

Ир-ат 18 ноябрьгә кадәр Чистайның 5нче тикшерү изоляторында булачак.

Җинаять кичә көндезге өчләр тирәсендә Чулман проспектында булган. Ир-ат танышыннан эт алып торган һәм балта тотып элеккеге хатынының сөйгәне янына киткән.

Ул этне егеткә өстергән, эт куып тоткач, корбанын балта белән чабып үтергән. Әлеге җинаять мизгелен узып баручы машинаның видеорегистраторы төшереп алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100