news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ял базасында янгын чыккан, 110 баланы, 25 өлкән кешене эвакуацияләгәннәр

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр кунак йортларының берсе януын ачыклый.

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә 21.58 сәгатьтә Казан янындагы «Тирән күл» ял базасында янгын чыгу турында коткаручыларга хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ» агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, биредәге 110 баланы, 25 өлкән кешене эвакуацияләгәннәр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр кунак йортларының берсе януын ачыклый. Эчтә кеше булмый. Янгын башка корылмаларга күчү куркынычы барлыкка килә.

Коткаручылар югары куркыныч рангы кысаларында эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot