Түбән Камада сөяркәсенә кайнар су сипкән ир-атны хөкем итәләр

36 яшьлек ир-ат гаебен танымаган.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче 36 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр. Ул көнләшеп, бергә яшәгән хатын-кыз өстенә кайнар су сипкән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Тикшерү фаразлары буенча, 22 февральдә 36 яшьлек ир-ат көнләшеп, бергә яши торган хатыны белән җәнҗал чыгарган. Шуннан соң ир-ат хатын-кызга кайнар су сипкән», - диде Галиев.

Әлеге хәлдән соң хатын-кыз сәламәтлегенә җиңелчә зыян килә.

Көнче ир-атны тоткарлыйлар. Аңа «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә җиңелчә зыян салу» маддәсе буенча гаеп белдерелгән. Ир үз гаебен танымаган.
Җинаять эше карау өчен судка тапшырылган.