Казанда җәяүле үлемен юлда тапкан

Аны машина бәрдергән

 (Казан, 19 август, “Татар-информ”). Казанда җәяүлеләр өчен каралмаган урыннан транспорт юлы аша чыгып барган 40-45 яшьләр тирәсендәге ир кеше “ВАЗ-2114” автомобиле тәгәрмәче астында һәлак булган.

Казан каласы ЮХИДИ бүлегеннән шул хакта хәбәр итүләренчә, кичә кичке 7 нче 20 минутта “ВАЗ-2114” рулендагы 20 яшьлек егет, Беломорская урамы ягыннан Гудованцев урамы буйлап Моисеев урамына таба барганда, әлеге җәяүлене бәрдергән. Транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 40-45 яшьләр тирәсендәге ир һәлакәт урынында үлгән