news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында машинага ут капкан

Авария кичә кич Баулы районының Уба авылы янында булган.

Татарстан юлында машинага ут капкан

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстан юлында машинага ут капканнан соң чокырга төшеп киткән. Йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.

Авария кичә кич Баулы районының Уба авылы янында булган, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бу хәл турында 101 нче янгын сагы чакыру номеры буенча кичке сәгать унда хәбәр иттеләр. Daewoo Nexia машина йөртүчесе төп юлга чыкканда чокырга төшкән һәм машина яна башлаган.

Янгын сүндерүчеләр автомобильгә капкан утны сүндерә. Һәлакәт урынында машина йөртүче булмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100