news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казансуда 78 яшьлек ир-ат батып үлгән, аның мәетен Киров дамбасы янында тапканнар

2нче зона янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре ир-атның мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Казансуда 78 яшьлек ир-ат батып үлгән, аның мәетен Киров дамбасы янында тапканнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бу хакта 112 бердәм номерына көндезге унберенче яртыда хәбәр иткәннәр.

2нче зона янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре 78 яшьлек ир-атның мәетен Казансу елгасыннан, Киров дамбасы яныннан табып алган. Бу урын су керү өчен җиһазландырылмаган булган.

Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана. Фотодан күренгәнчә, ир-ат бу урынга балык тотарга килгән булгандыр, мөгаен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100