Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда хатын-кыз ковидка антитәнчекләр булуга ялган белешмә саткан өчен тоткарланган
Хәзер җинаять эшендә катнашучыларның барысы да ачыклана.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Полицейскийлар коронавирус инфекциясенә антитәнчекләр булу турында ялган белешмәләр саткан 38 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Хатын-кызны җинаять эше вакытында тоткарлаганнар. Шул вакытта ул «заказ бирүчегә» югары дәрәҗәдә антитәнчекләре булуы турында белешмә тапшыра торган булган. Бу белешмәне ир-ат кан анализлары ясатмыйча гына сатып алган.
Вакцинациядән азат итү мөмкинлеген бирә торган ялган белешмәне 2000 сумга сатканнар. Бу факт буенча ялган документлар саткан өчен җинаять эше кузгатылган. Хәзер җинаять эшендә катнашучыларның барысы да билгеләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз