news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы үзәгендә күп катлы йортта чыккан янгында бер ир-ат зыян күргән

Чулман проспектында 10нчы каттагы фатирларда янгын мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Чаллыда Чулман проспектындагы биек йортларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр кичке биштә 101нче янгын сагы номерына килгән. 10нчы каттагы фатирларның берсендә әйберләр янган, янгын мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән.

Махсус хезмәтләр килгәнче өйдән 20 кеше, шул исәптән биш бала мөстәкыйль рәвештә чыккан.

Янгында бер кеше зыян күрә. Яну продуктлары белән агуланган ир-атны шәһәр хастаханәсенә озатканнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100