news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда исерек ир буада батып үлгән

Бу буада коенуны тыю турында махсус билгеләр урнаштырылган.

Баулыда исерек ир буада батып үлгән

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Баулыда исерек ир буада батып үлгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, берничә кешедән торган компания Баулы районының Кызыл Яр авылында, җирле буа янында ял иткән.

Күпмедер вакытта ял итүчеләрнең берсе исерек хәлдә суга чума һәм кире чыкмый. Ул чакта аның танышлары ир-атны буада эзли башлый һәм тиздән аның гәүдәсен су астында табалар.

Алар 41 яшьлек ир-ат турында ашыгыч хезмәтләрне чакыру номеры буенча хәбәр итәләр. Бу буада коенуны тыю турында махсус билгеләр урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100