news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда бер әбинең ярасын анестезиясез теккәннәр дигән хәбәрне прокуратура тикшерә

Азнакайда яшәүче хатын-кыз социаль челтәрләрдә табибларның олы яшьтәге әнисенең күзендәге яраны анестезиядән башка гына тегүләре турында язган.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан прокуратурасы пенсионер хатынның күзендәге яраны анестезиядән башка гына теккәннәр дигән мәгълүматны тикшерә. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов шул хакта хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдәге пабликларда Азнакайда яшәүче хатын-кызның мөрәҗәгате чыккан. Ул өлкән яшьтәге әнисенең бакчада егылып, күзен җәрәхәтләве хакында сөйләгән. Әбине хастаханәгә алып киткәннәр һәм ярасын анестезиядән башка гына теккәннәр, дип яза.

Республика прокуратурасында белдерүләренчә, әлеге хәлнең барлык нечкәлекләре ачыкланачак, шулай ук медицина хезмәткәрләренең гамәлләренә бәя биреләчәк.

«Әлеге уңайдан прокурор тарафыннан тиешле чаралар күреләчәк, гаепле затларга карата исә аларны закон тарафыннан билгеләнгән җаваплылыкка тартуга бәйле мәсьәлә хәл ителәчәк», — дип искәртте Рамил Әхмәтҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100