news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында җиде яшьлек малай ярдан егылып төшкән һәм суда батып үлгән

Фаҗига бүген көндез Татар Суыксу авылы янындагы сулыкта булган.

Актаныш районында җиде яшьлек малай ярдан егылып төшкән һәм суда батып үлгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Актаныш районында җиде яшьлек малай ярдан егылып төшкән һәм суда батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 13.30 сәгатьтә Татар Суыксу янындагы сулыкта бала батып үлүе турында хәбәр килгән. Актаныш эзләү-коткару төркеме малайның яр кырыенда балалар белән уйнавын һәм егылып суга төшеп китүен ачыклаган. Балага ярдәм итәргә янәшәдә беркем дә булмаган», - дип сөйләделәр министрлыкта.

Баланың үле гәүдәсен авыл кешеләре чыгарган, табиблар баланың үлемен раслаган.

Министрлыкта бу сулыкның гражданнарның массакүләм ял итү урыны булмавын һәм анда коену тыелуын искәрткән.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су янында, бигрәк тә биек яр буенда, шулай ук балаларның өлкәннәр булмаган һәм җиһазланмаган урыннарда коенуы аяныч тәмамланачагын кисәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot