news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 15 яшьлек үсмер мәетен тапканнар

Ир бала Тукай районының Борды авылында кичә югалган булган.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә көндез Тукай районының Борды авылында 15 яшьлек үсмер югалган. Бу хакта «Татар-информ»га үз хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр итте. 

Соңрак үсмернең батып үлүе ачыклана, аның мәетен алтынчы зона-коткару отряды водолазлары табып ала. Яр буенда аның кием-салымын һәм телефонын, шулай ук элек танышларыннан сорап торган велосипедын тапканнар.

Шаһитлар сүзләренә караганда, яшүсмер йөзә белмәгән. Баланың әтисе улы бик тыңлаучан булганлыгын, беркайчан да соң кайтмаганлыгын сөйләгән.

Елга ярыннан бер метрдан соң шунда ук кискен текә яр башлана. Бу хәл фаҗига килеп чыгу сәбәпләренең берсе булырга мөмкин дигән фараз бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot