Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төнлә 12нче хастаханәдә кислород станциясендә авария булган, пациентлар зыян күрмәгән
Авырулар якындагы дәвалау оешмаларына күчерелә.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген төнлә Казанда 12нче шәһәр хастаханәсенең кислород станциясе эшендә җитешсезлекләр барлыкка килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Кислород белән тәэмин итү шунда ук кислород баллоннарына күчерелә.
«Потенциаль хәвеф-хәтәрләрне булдырмас өчен пациентларны куркынычсыз транспортлау турында карар кабул ителде. Табиб бригадалары озатуында алар якындагы дәвалау оешмаларына күчерелде», - дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Хәзер табиблар пациентларның хәлен тотрыклы, начарланмаган, дип бәялиләр.
«Пациентлар реанимацияләрдә тәүлек буе күзәтү астында булуын билгеләп үтәргә кирәк. Медицина хезмәткәрләренең төгәл гамәлләре аркасында авырулар тиз арада күчерелде», – диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз