news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Спутник V» прививкасын нинди авырулар вакытында ясатырга ярамаганы билгеле

Гинцбург кычыткан бизгәге һәм конъюнктивит вакытында, шулай ук башка авырулар кискен фазада булганда прививка ясатырга ярамый, дип аңлатты.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Йөрәк-кан тамырлары авырулары, бронхиаль астма, гепатит булган пациентлар «Спутник V» белән прививка ясата ала. Вакцинациягә каршы күрсәткечләр турында Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбург сөйләде.

Гинцбург кардиоавыруларны беренче чиратта вакциналаштырырга кирәклеген әйтте, чөнки алар һәм диабетиклар риск төркемендә тора.

«Аларны беренче чиратта вакциналаштырырга кирәк. Кардиологка барырга кирәкми, ә шунда ук вакцина алырга кирәк», — дип китерә РИА Новости үзәк директоры сүзләрен.

Гинцбург кычыткан бизгәге һәм конъюнктивит вакытында, шулай ук башка авырулар кискен фазада булса, прививка ясатырга ярамый, дип аңлатты.

Процедураны химиотерапия алмаучы онкология авырулы кешеләр уза ала.

«Мин онкологик авыру вакцинация өчен каршылык тудыра дип санамыйм, — дип сөйләде Гинцбург. - Онкология белән авыручы пациент цитостатиклар рәвешендә химиотерапия ала икән, вакцинация нәтиҗәсендә онкологик авыруга бернинди дә начарлык эшләмисез». Әмма процедура көтелгән нәтиҗәгә ия булмаячак, дип нәтиҗә ясады белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100