news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булган

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ата-аналарга балаларына юл йөрү кагыйдәләрен һәм велосипедта, самокатта йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә кушты.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан янында, республиканың Питрәч районында бер көн эчендә балалар катнашында ике авария булган. Ике кыз да самокатта йөргән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Элегрәк агентлык бу аварияләр турында хәбәр иткән иде. Ике очрак та бистәнең Тукай урамында булган һәм видеокүзәтү камераларына эләккән.

Бер очракта кыз самокаты белән туктап торган автомобиль артыннан кинәт килеп чыга. Машинага бәрелгәннән соң, кыз торып йөгергән.

Икенче авариядә өч яшьлек кыз зыян күрә. Ул самокатта җәяүлеләр кичүеннән чыгып килгәндә, аны автомобиль йөртүче кыз бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәтендә бала төрле җәрәхәтләр алган, табиблар караганнан соң аны өенә җибәрәләр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ата-аналарга балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм велосипедта, самокатта йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә куша.

Машина йөртүчеләргә шулай ук җәен укучыларның каникуллары булуы, шунлыктан алар күп вакытларын урамда үткәрүләрен истән чыгармаска кирәк, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100