news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда этләр 200 баш каз бәбкәсен юк иткән

Авыл җирлегенә бу этләр буенча берничә мәртәбә мөрәҗәгать ителгән булган.

Татарстанда этләр 200 баш каз бәбкәсен юк иткән
http://yashel-uzan.ru/

(Яшел Үзән, 19 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән районының Норлат авылында урам этләре сарайга кереп, 200 баш каз бәбкәсенең башына җиткән.

Авыл җирлегенә бу этләр буенча берничә мәртәбә мөрәҗәгать ителгән булган. 

«Этләрне атарга ярамый имеш. Ә этләргә кешенең мал туарына тияргә ярыймы? Өч эт тырнап бакча ишеген ачканнар да сарайның стенасын каерганнар», — дип сөйләде зыян күрүче ханым.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100