news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда алтынчы каттан тәрәзә пәрдәсен бәйләп төшәргә җыенган әбине коткарганнар

Әби балкон тәрәзәсеннән ярдәм сорап кычкырган.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Казанның Серов урамында өлкән яшьтәге хатын-кыз тәрәзә пәрдәсен бәйләп алтынчы каттан төшмәкче булган.

Әби балкон тәрәзәсеннән ярдәм сорап кычкырган, аннары тәрәзә түлен төшерә башлаган. Узып баручылар әбине күреп алган һәм ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына шалтыраткан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр өлкән яшьтәге хатын-кызның фатирына кереп коткарырга өлгергән. Хатын-кыз зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot