news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Исерек ир-ат өенә кайту өчен автобус урлап киткән

Чаллы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган, ул үз гаебен таныган.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда исерек ир-ат өенә кайту өчен автобус урлап киткән, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы идарәсендә.

Әлеге хәл төнге сәгать өчтә булган. Кунактан кайтып барганда исерек ир-ат Виктор Поляков урамында торган «НЕФАЗ» автобусын күреп ала. Ул ишекне ачып керә, ачкычын табып кабыза да, автобуста 27нче комплекска — үз өенә юл ала. Үз урам юлына кергәндә ул чит ил машинасына төртелеп китә.

Бу хакта ЮХИДИ патруль-пост хезмәте экипажына билгеле булган. Полиция хезмәткәрләре закон бозучыны тоткарлаган.

Чаллы кешесенә карата урлау максатыннан башка гына транспорт чарасын алып идарә итү турында җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучы үз гаебен таный.

news_right_1
news_right_2
news_bot