Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда яшәүче ир-атны бер хатынны көчләүдә һәм полицейскийга һөҗүм итүдә гаеплиләр
Чаллы кешесе үз гаебен танымаган, аны сак астына алганнар.
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда яшәүче 40 яшьлек ир-атны бер хатын-кызны көчләүдә һәм полицейскийга һөҗүм итүдә гаеплиләр.
Тикшерү ачыклаганча, апрельдә ир-ат 40 яшьлек хатын-кызны көчләгән. Аны полиция бүлегенә китергәннәр, анда ул хезмәткәрләрнең берсенә ташланган һәм берничә тапкыр йодрыгы белән суккан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Ир-атка карата «Көчләү», «Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре куллану» һәм «Полициягә карата көч куллану» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Чаллы кешесе үз гаебен танымаган, аны сак астына алганнар. Тикшерү эшләре бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз