news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Индонезиядә көчле җир тетрәү булган

Цунами куркынычы булу мөмкинлеге алдан хәбәр ителмәгән.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Индонезиянең Көнбатыш Ява провинциясендә 5,6 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Индонезиянең Метеорология, климатология һәм геофизика милли идарәсе хәбәр иткәнчә, җир асты тирбәнешләренең эпиүзәге Пангандаран районыннан көньякка таба 212 чакрым ераклыкта булган.

Җир тетрәү чыганагы 33 чакрым тирәнлектә яткан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, корбаннар юк. Цунами куркынычы булу мөмкинлеге алдан хәбәр ителмәгән.

  • 2018 елның 28 сентябрендә Индонезиядә Сулавеси утравында 7,5 магнитудалы җир тетрәү булган, нәтиҗәдә 4340 кеше һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot