news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тугызынчы катта балконда чыккан янгында хатын-кыз зыян күргән

Янгын мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казанда Декабристлар урамындагы йортта тугызынчы катта балконга ут капкан. Янгында хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Декабристлар урамындагы 85нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр бүген 19.42 сәгатьтә алынган. Тугызынчы катта өч бүлмәле фатир балконы янган.

Төтенләнгән фатирдан хатын-кызны баскычтан коткаручы битлеге ярдәмендә чыгарганнар. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар, алар аны 7нче шәһәр хастаханәсенә китергән. Яну продуктлары белән агулану диагнозы куелган.

Янгын мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100