news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика халкын һәм кунакларны килештерелмәгән акцияләрдә катнашмаска чакыралар

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Россиянең төрле шәһәрләрендә планлаштырылган җәмәгать чараларында катнашырга өндәүләр белән хәбәрләр күренә башлады.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Эчке эшләр министрлыгы республика халкын һәм кунакларын килештерелмәгән акцияләрдә катнашмаска чакыра.  

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Россиянең төрле шәһәрләрендә планлаштырылган җәмәгать чараларында катнашырга өндәүләр белән хәбәрләр барлыкка килә башлады.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы республика территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләү чаралары дәвам итә, дип искәртә. Моннан тыш, «Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында»гы федераль закон нигезендә, дәүләт хакимияте учреждениеләре һәм ашыгыч оператив хезмәтләр янында массакүләм чаралар үткәрү тыела.

Министрлыкта мондый чаралар вакытында агрессив карашлы гражданнар тарафыннан провокацияләр булу ихтималын искәртәләр. Моннан тыш, халык күпләп җыелганда коронавирус йоктыру куркынычы берничә тапкыр арта.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы республика халкын һәм кунакларын мондый акцияләрдә катнашудан баш тартырга һәм балаларны чараларда катнаштырудан сакларга чакыра.

«Килештерелмәгән чараларда катнашучыларның теләсә нинди агрессив гамәлләре, бигрәк тә хокук саклау структуралары хезмәткәрләре белән бәрелешләр китереп чыгаруга омтылулары җәмәгать куркынычсызлыгына куркыныч янау буларак бәяләнәчәк һәм кичекмәстән чик куелачак. Хокук бозучылар кулга алыначак һәм законда каралган җаваплылыкка тартылачак», - дип аңлаттылар министрлык матбугат хезмәтендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100