news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта шәхси йорт янган

Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Мамадышта шәхси йорт янган

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Кичә Мамадыш районының Норма авылында Үзәк урамда шәхси йорт янды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенче Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр 15.15 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына килде. Бер сәгатьтән соң янгын тулысынча сүндерелә. Янгынның гомуми мәйданы 40 кв. м. тәшкил итә.

28 яшьлек йортның хуҗасы янган йорттан янгын сүндерүчеләр килгәнче үк чыга алган. Ул узган ел авыл җирлеге башлыгы тарафыннан урнаштырылган янгын хәбәрчесе сигналын ишеткән. Башлангыч версия буенча, янгынның сәбәбе — электр җиһазны монтажлау кагыйдәләрен бозу.

news_right_1
news_right_2
news_bot