news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропорты хезмәткәрләре пассажирларның шәхси әйберләрен урлаган

Бу фактка карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда аэропортның алты хезмәткәрен пассажирларның шәхси әйберләрен урлауда гаеплиләр.

 Полиция хезмәткәрләре 30 яшьлек аэропорт хезмәткәрен тоткарлаган, ул Казан-Сочи рейсы пассажирларының багажынган урланган әйберләр тутырылган пакетны территориядән алып чыкмакчы булган. Тикшерү вакытында аның тагын биш тарафдары — аэропорт хезмәткәрләренең шушы гамәле ачыкланган. Бу турыла «Татар-информ”га Казан транспорт полициясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлеге ир-атлар ел дәвамында самолетның йөк куела торган бүлегеннән пассажирларның әйберләрен урлаган. Аларның өйләрендә, шулай ук эш урыннарында урланган балалар аяк киеме, ноутбук, кәрәзле телефон, алкоголь һәм парфюм тапканнар. Якынча мәгълүматлар буенча барлыгы 100 мең сумнан артык зыян салынган.

Бу фактка карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100