Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче 7 меңнән артык кеше үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган
Барлыгы үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган вакытта Татарстанда миллионнан артык кеше тикшерелгән.
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда яшәүче 7 меңнән артык кеше үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган. Бу хакта Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.
Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән бирле миллионнан артык кешене тикшергәннәр, 7 350 кешегә административ беркетмә төзегәннәр.
Миллионнан артык машина тикшерелгән, 31 392 транспорт чарасын республикага кертелмәгән.
«Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дару, медицина әйберләре белән эш итү» маддәсе буенча 11 эш һәм «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яисә бланклар ясау, ясау яисә аларның әйләнеше» маддәсе буенча 7 эш кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз