news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда алты кеше коронавирустан үлгән

Республикада барлыгы 1810 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә ковидтан тагын алты кеше үлгән.

Республикада коронавирустан барлыгы 1810 үлем очрагы теркәлгән. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый саннар китерә.

Йогышлы чирдән 1947, 1938, 1936, 1955 елгы дүрт хатын-кыз вафат. Шулай ук коронавирус китереп чыгарган авырудан 1939 һәм 1950 елларда туган ике ир-ат үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100