news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда елга өстендә бозда йоклап киткән исерек балыкчыны коткарганнар

56 яшьлек ир-атны ярга алып чыгып, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырганнар.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда исерек балыкчыны коткарганнар. Ул елгада боз өстендә йоклап киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Казансу елгасының «Ривьера» һәм Кремль яр буе арасындагы бозда ир-ат ятуы турында хәбәр килгән.

Шаһитлар сүзләренчә, балыкчы йоклап киткән, аны уятып һәм яр буена алып чыгып булмаган.

Чакыру буенча килгән 2нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре ярдан 150 метр ераклыкта 56 яшьлек исерек ир-атны тапкан. Коткаручылар аны ярга алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100