news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан лицеенда шартлаткыч җайланма куелуы турында бер атна эчендә ике хәбәр булган

Лицейдан меңгә якын кешене эвакуацияләгәннәр.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Агымдагы атнада икенче тапкыр Казанның 177нче лицеенда шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәр килгән.

Лицейдан меңгә якын кешене — укучыларны һәм укытучыларны эвакуацияләгәннәр.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 177нче лицей территориясендә шартлаткыч җайланма булуы турында мәгълүмат килгәч тә укучыларны һәм укытучыларны эвакуацияләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100