news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда зарядкада калдырылган ноутбук аркасында балалар бакчасында янгын чыккан

Янгынның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.

Чаллыда зарядкада калдырылган ноутбук аркасында балалар бакчасында янгын чыккан

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Чаллыда балалар бакчасында янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүген төнге беренчеләрдә Чаллы шәһәренең Сөембикә проспектында урнашкан «Березка» балалар бакчасында автомат янгын сигнализациясе кабынуы хакында хәбәр килгән.

Урында бинаның икенче катындагы уен бүлмәсендә кәгазьгә ут кабуы ачыкланган.

Ут белән көрәшүчеләргә янгынны сүндерү өчен биш минуттан да азрак вакыт кирәк булган. Янгынның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын электр җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, бинаны тикшергән вакытта күмерләнгән ноутбук табып алганнар. Җайланманы төнгә зарядкада калдыру нәтиҗәсендә, кыска ялганыш барлыкка килеп, янгын чыккан булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта янгынның төгәл сәбәбе тикшерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot