news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчаның Сөрде авылында мәктәп түбәсе ишелү буенча җинаять эше ачылды

Директор сүзләренчә, мәктәптә 1970 елдан бирле капиталь ремонт булмаган.

Арчаның Сөрде авылында мәктәп түбәсе ишелү буенча җинаять эше ачылды
Абдул Фархан

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген Арча районы прокуроры таләбе буенча, Арча районының Сөрде авылы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең түбәсе ишелү факты буенча җинаять эше кузгатылган. 

Билгесез затларга карата җинаять эше Россия Җинаять кодексының «иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» һәм «ваемсызлык» маддәләре буенча тикшерелә. Тикшерү эшләре прокуратурада контрольгә алынган. Бу турыда Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

15 мартта 16.00 сәгатьтә Арча муниципаль районының бердәм диспетчерлык хезмәтенә Сөрде авылы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 280 кв метр мәйданында түбә ишелү турында хәбәр килә.

«Мәктәп 686 квадрат метр мәйданлы бер катлы бинадан гыйбарәт. Бина 1970 елда төзелгән. 2013 елда аны рәсми рәвештә Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе идарәсенә тапшырганнар. Ул чакта бина 100 процент таушалган булган», диелә ведомство хәбәрендә.

Директор сүзләренчә, мәктәптә 1970 елдан бирле капиталь ремонт булмаган.

Моннан тыш, ишелгән вакытта мәктәп түбәсендә кар күп җыелган, аны соңгы тапкыр быел февраль башында чистартканнар.

Белем бирү оешмасында дүрт бала укыган, өч кеше эшләгән, диелә прокуратура хәбәрендә.



Галерея: Арча районының Сөрде авылыннан фоторепортаж

«Интертат» сайтында әлеге вакыйга турында «Арча районы Сөрде авылы мәктәбенең түбәсе ишелгән — видео», «Арча районының Сөрде авылы мәктәбендә түбә ишелде: «Алла саклаган инде…» язмалары чыккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100