Татарстанда 36 торак пункт утсыз калган

Һава торышы бозылу сәбәпле, ут сүнгән

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген иртән Татарстанның 10 муниципаль районының 36 торак пункты утсыз калган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген сәгать 9.05тә, көчле җил булу сәбәпле, ут чыбыклары бер-берсенә чолганган һәм 10 муниципаль районда - Яңа Чишмә, Тәтеш, Лаеш, Мамадыш, Югары Ослан, Питрәч, Чирмешән, Саба, Чистай һәм Балтач районнарында - ут сүнгән.

15 мең 937 кеше яшәүче 36 торак пункт утсыз калган. Анда 137 трансформатор подстанциясе һәм 16 социаль әһәмияткә ия объект бар.

Һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүгә 54 кеше, 22 техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән 30 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән. Сәгать 11.00дә электр энергиясен тоташтыру планлаштырыла.