news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан янындагы М 7 трассасында берьюлы ике юл һәлакәте булган

Авариядә бер ир-ат зыян күргән.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республика аша узучы М 7 трассасының Питрәч районы өлешендә кыска гына вакытта бер-бер артлы ике юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары сөйләгәнчә, ким дигәндә ике йөк машинасы, Haval автомобиле һәм Ford җиңел машинасы бәрелешкән.

Аварияне үз күзләре белән күрүчеләр әлегә бер зыян күрүче турында хәбәр итә. Ул – 70-80 яшьләрендәге ир-ат.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100