news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урман чистартканда өстенә агач ауган 54 яшьлек ир-ат үлгән

Фаҗига кичә Биектау районындагы ташландык хәрби полигон янында булган

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда урман чистарткан вакытта эшче өстенә киселгән агач ауган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига кичә республиканың Биектау районындагы ташландык хәрби полигон янында булган. 54 яшьлек эшче урман чистарту белән шөгыльләнгән. Ир-ат агачларның берсен кискән, әмма агач җиргә төшмичә, ботакларына эләгеп калган.

Эшче территорияне җыештырган һәм агач астында яткан бензопиланы алырга килгән. Шул мизгелдә агач кәүсәсе сынып, аның өстенә төшкән. Имгәнгән ир-ат үлгән.

Шунысын да искәртергә кирәк, фаҗига вакытында эшче саклагыч каска кимәгән булган.

Хәзер тикшерүчеләр ир-ат үлеменең барлык сәбәпләрен ачыклый. Тикшерү үткәргәннән соң процессуаль карар кабул ителәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot