news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск янында биш машина катнашында һәлакәт булган

Авария Чаллы юнәлешендәге юлда булган.

Менделеевск янында биш машина катнашында һәлакәт булган
соцсети

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Менделеевск янында биш машина катнашындагы һәлакәтне видеога төшергәннәр. Бу турыда социаль челтәр кулланучылар хәбәр итте.

Авария Менделеевскидан ерак түгел Чаллы юнәлешендәге юлда булган.

Видеода биш автомобиль катнашында һәлакәт булганлыгы күренә. Машиналарның кайберләре җитди зыян күргән, берсе түбәсенә әйләнеп капланган һәм юл кырыена төшеп киткән. Автомобиль ватыклары юлга таралган.


news_right_1
news_right_2
news_bot