news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда электропоезд тимер юл аша йөгереп чыккан яшүсмерне бәрдергән

16 яшьлек малай дустының туган көнендә булган һәм өйгә 22.00 сәгатькә кадәр кайтып өлгерергә ашыккан.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда электричка тимер юл аша йөгереп чыккан яшүсмерне бәрдергән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Транспортта Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров сөйләде.

Фаҗига якшәмбе, 16 февральдә «Дәрвишләр-Компрессор» тимер юлында булган. Электропоезд машинисты сүзләренчә, ул поезд уты яктырткан юлда кеше гәүдәсен күреп алган. Машинист сигнал биргән һәм тормозга баскан, әмма фаҗигане булдырмый кала алмаган. Укучы малай алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.

Поезд астына эләккән малайның документлары булмаган, шуңа күрә шәхесен шунда ук ачыклый алмаганнар. Соңрак билгеле булганча, 16 яшьлек яшүсмер мәктәп дустының туган көненнән кайтып барган һәм 22.00 сәгатькә кадәр өйгә кайтып өлгерергә ашыккан.

Бу хәл буенча тикшерү эше башланган, фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

«Киләчәктә бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен, яшүсмер укыган мәктәпкә тимер юл транспорты объектларында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып бару турында мәгълүмат юллаячаклар», - дип сөйләде Дмитрий Захаров.




news_right_1
news_right_2
news_bot