news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәбәрсез югалган һәр икенче татарстанлы җинаять корбаны булырга мөмкин

Татарстанда бүгенге көндә 490 кеше хәбәрсез юкка чыккан дип исәпләнә.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Гөлнара Әүхәдиева). Хәбәрсез югалган һәр икенче татарстанлы җинаять корбаны булырга мөмкин. Бүген республикада 490 кеше юкка чыккан дип исәпләнә. Бу хакта брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе бүлеге башлыгы урынбасары Альберт Йосыпов сөйләде.

«205 кеше юкка чыгу факты буенча җинаять эшләре кузгатылган. Әгәр эзләү чаралары үткәрү вакытында кешенең кайда булуы ачыкланмаган булса, ә кинәт юкка чыгуда кешенең җинаять корбаны була алуы билгеләре күренә икән, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгату турында карар кабул итә», — дип сөйләде полиция хезмәткәре.

Бүгенге көндә 20 балигъ булмаган бала югалган дип санала. Бу 1998-2010 елларда югалган балалар һәм яшүсмерләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100