Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ай башыннан Татарстан юлларында 23 кеше һәлак булган
Февральдә кешеләр һәлак булган яки зыян күргән 167 юл һәлакәте теркәлгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Февральнең 18 көнендә ТР юлларында кешеләр һәлак булган яки зыян күргән 167 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге статистикада 66 һәлакәт Казанга туры килә.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, ай башыннан Татарстан юлларында 23 кеше һәлак булган, тагын 201 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләренә дучар ителгән, шул исәптән Казанда 4 кеше һәлак булган һәм 73се зыян күргән.
Исегезгә төшерик: 4 нче февральдә генә Татарстан юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 6 кеше һәлак булды, 11енә медицина ярдәме күрсәтелде. Зыян күрүчеләр арасында балигъ булмаганнар да бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз