news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд Finiko компаниясенә нигез салучы Кирилл Доронинны Тикшерү изоляторында калдырды

Аңа мошенниклык гамәлләре өчен гаепләү белдерелгән.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Мәскәү шәһәре суды Finiko компаниясенә нигез салучы Кирилл Доронинның апелляция үтенечен канәгатьләндермәде. Доронин үзен Тикшерү изоляторыннан чыгаруны сораган иде.

Finiko компаниясенә нигез салучы белән бергә компаниянең вице-президенты Илгиз Шакиров та җәзаны йомшартырга тырышты. Бу хакта башкала суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике апелляция дә бүген каралды. Мәскәү шәһәре суды карарны кыска вакытта кабул итте. Кирилл Доронин белән Илгиз Шакиров Тикшерү изоляторында калачак.

Искәртик, Мәскәүнең Тверь районы суды Кирилл Доронинның сак астында булу вакытын озайтты. Бу процесс Яңа ел алдыннан булды. Хәзер Finiko компаниясенә нигез салучы Доронин башкалада Тикшерү изоляторында утыра. Аңа мошенниклык гамәлләре өчен гаепләү белдерелгән. Компания лидеры үз гаебен танымый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100